Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Мөһим мәгълүмат

Минзәлә районында газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү: без нәрсә өчен түлибез

Билгеле булганча, кулланган газ күләме өчен ай саен түләүдән тыш, без елга бер тапкыр техник хезмәт күрсәткән өчен дә шактый гына сумма түлибез.

Йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча башкарылучы эшләрнең минималь исемлеге һәм алар өчен билгеләгән бәя күләме хакында без Минзәлә районы газ эксплуатациясе хезмәте начальнигы Владимир Черновка берничә сорау юлладык. 

—Йорт хуҗалыгындагы һәм фатир эчендәге эчке газүткәргечкә техник хезмәт күрсәтелгән вакытта газ службасы хезмәткәрләре тарафыннан нинди эшләр башкарыла?

—Йорт хуҗалыгындагы эчке газүткәргечкә техник хезмәт күрсәтү вакытында газүткәргечләргә һәм газ белән эшләүче җайланмаларга ирекле керү мөмкинлеге булу-булмау тикшерелә. Газүткәргечнең буяулары, аның беркетмәләре, шулай ук газүткәргечнең бинаның конструкцияләре аша узган урыннарда футлярларның булуы һәм бөтенлеге тикшерелә. Газүткәргечтә урнаштырылган краннарның шома һәм җиңел әйләнүен карау, кранны ябып куйгач, аннан газ чыгып тормавы, ышанычлы фиксацияләнүе мөһим. Герметиклыкны һәм җиңел йөрешне тәэмин итмәгән краннарны сүтеп алу, майлау һәм яңадан җыю, газ җиһазы белән торба тоташкан урыннарның герметиклыгын тикшерү (опрессовка, прибор ысулы, сабын эмульсиясе, күбек ясый торган катнашма кулланып), герметик булмау очракларда аны бетерү чараларын күрү дә керә техник карау эченә.
Фатир эчендәге газ үткәргечләренә техник хезмәт күрсәтү вакытында да шушы ук эшләр башкарыла, боларга өстәп, газүткәргеч үткәрүнең проект документациясенә туры килүе дә тикшерелә. Әлеге эшләрне башкарган өчен йортта яшәүчеләргә 145,22 сум, ә фатирда яшәүчеләр 133, 59 сум түли. 


Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев