Минзәләлеләр газ өчен яңа мобиль кушымтада түли ала
«Газпром трансгаз Казан» сайтында абонентларга уңайлы булсын өчен «Газ өчен түләү» мобиль кушымтасы булдырылган.
Минзәлә районы газ эксплуатация хезмәте начальнигы Владимир Чернов:
—"Газ өчен түләү" кушымтасын телефонга RuStore, AppStore аша урнаштырырга мөмкин. Кушымта ярдәмендә кулланучылар квитанцияләрне теләсә кайсы банк картасы белән түли ала. Шулай ук монда автотүләү функциясенә тоташырга, счетчик күрсәткечен тапшырырга, исәпләү тарихын карарга, электрон квитанция алырга мөмкин. Техник карау өчен дә квитанция көтәсе юк, түләүне шушы ук кушымта аша башкарырга мөмкин. Абонент пунктларының эш режимы һәм адреслары да шунда ук язылган.
Кушымтада күрсәтелгән функцияләрнең барысы да абонентның шәхси кабинетында да бар.
Минзәлә районы газ эксплуатация хезмәте 29 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр ял итә. Ләкин бу көннәрдә авария хезмәте кизү торачак. Күңелсезлекләргә очрамас өчен, газдан файдалану кагыйдәләрен катгый үтәргә, төтен чыккыч һәм вентиляция торбаларының дөрес эшләвен тәэмин итәргә кирәк.
Минзәлә районындагы газ хезмәте телефоннары: 8 (85555) 3-44-60, 8 (85555) 3-44-65, 8 (85555) 3-44-88.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев