Татарстанда репродуктив сәламәтлек диспансеризациясе программасын 260 934 кеше узган
Республикада «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган программа халыкка репродуктив сәламәтлекне тикшерү һәм куркыныч ихтималын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Тикшеренү узган кешеләрнең гомуми саныннан 49,3 проценты (128 783 кеше) хатын-кызлар. Беренчел тикшеренү узган һәр икенче хатын-кызны өстәмә тикшеренүгә җибәргәннәр.
2026 елда Татарстанда бу программага барлык 45 муниципаль берәмлек һәм 78 медицина оешмасы кушылган. Диспансеризация ел саен яшәү урыны буенча хатын-кыз консультацияләрендә һәм поликлиникаларда уздырыла. Аны узу өчен паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы алып килергә кирәк.
Программада анкета тутыру, табибка күренү, шулай ук медицина күрсәткечләре буенча репродуктив әгъзаларга УЗИ ясау, мазок һәм башка анализларны лабораториядә тикшерү каралган.
Диспансеризация «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла
Чыганак - "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев