Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Мөһим мәгълүмат

Узган ел Татарстанда каршы як полосасына чыгу аркасында 28 кеше һәлак булган

2025 елда Татарстанда каршы як полосага чыгу сәбәпле 54 юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу аварияләрдә 28 кеше һәлак булган, тагын 92се җәрәхәтләр алган. Республиканың Дәүләт автоинспекциясендә һәр сан артында кеше фаҗигасе торуын ассызыклыйлар.

17-31 гыйнвар көннәрендә республикада «Каршы полоса» профилактик чарасы узачак. Инспекторлар юлларның иң куркыныч участокларында хокук бозучыларны контрольдә тотуны көчәйтәчәк.

Ведомствода шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр вакытка хокукларыннан мәхрүм итү каралганлыгын да искәрттеләр. Кабат бозган очракта, машина йөртүчене бер елга хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Фото  «Мензеля-информ» архивыннан.

Чыганак – ТР Дәүләт автоинспекциясе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев