Реклама
Җәмгыять
Чәчәкләр белән аңлашу
Чәчәкләр элек-электән бер кешенең икенчесенә мөнәсәбәтен, хисләрен чагылдыручы символ булып торган.
Күптән түгел генә ике ир-ат җитәкченең сөйләшеп торуына шаһит булдым. Алар чәчәкләр турында сөйләшәләр иде. Аларның берсе үзенең ниндидер тантанада катнашуын һәм шунда чәчәк аркасында оятка калуын сөйләп алды. Баксаң, дәрәҗәле кунаклар алдында ул үзенең хезмәткәренә (хатын-кызга) кып-кызыл розалар бүләк иткән. Шунда нәрсә булган дисез? Тантанадагылар барысы да кычкырып көлеп җибәргәннәр. Янәсе, ул шушы хезмәткәренә тыгыз элемтәләрен, гыйшык хисен аңлатучы кызыл розалар бүләк иткән. Шундый кыен хәлдә калмас өчен кемгә нинди чәчәк, кайсы төстәгесен бүләк итәргә икәнен белеп тору берәүгә дә зыян итмәс. Өстәвенә, гүзәл затларыбызның бәйрәмнәре дә якынлаша...
Сүзебезне роза чәчәкләреннән башлыйк әле. Чыннан да, хатын-кызларга бүләк ителүче чәчәкләр арасында иң популяры - роза чәчәкләре. Ак төстәгеләре гүзәллекне, бер- береңә булган якты хисләрне аңлата. "Мин сине яратам" - бу сүзләрне кызыл, алсу төстәге розалар аңлата, шул ук вакытта алар тирән хисләрнең көчле булуын белдерә. Алсу роза - ышаныч билгесе. Еш кына сары розаларны аерылышу тойгысын белдерүче чәчәк дип уйлыйлар. Әмма хәзерге вакытта аны башкачарак билгелиләр, әйтик, бәхет һәм гармонияне, аралашудан шатлык алуны, эчкерсезлекне, бер-береңә карата яхшы мөгамәләдә торуны чагылдыручы дип саныйлар.
Әйе, чәчкәләрнең төсләре билгеле бер мәгънә аңлата. Мәсәлән, ак төс - сафлык, хөрмәт, ал - ярату, кызыл - дәртле гыйшык, сыек зәңгәр - ышаныч, зәңгәр - тугрылык, яшел - өмет, сары - эчкерсезлек, көч-куәт, аксыл шәмәхә - буйсыну, куе шәмәхә - дуслык, әфлисун төсе - чытлыклану, горурлык, алтын төсе - дәрәҗәлелекне белдерә. Шулай да кайсы чәчәк нәрсә аңлата соң? Күкчәчәк - ышаныч, үрмәле гөл - дуслык, кыңгырау - сөйкемлелек, төнбоек һәм энҗе чәчәк - гөнаһсызлык, сафлык, резеда - изге күңеллелек, маргаритка - тыйнаклык, миләүшә - саф күңеллелек.
Ир-атларга рәхәт: алар чәчәкне барлык хатын-кызларга да һәм теләсә нинди бәйрәм уңаеннан, шулай ук үзләре теләгән вакытта бүләк итә ала. Ә хатын-кыз бары тик хатын-кызларга һәм үзләреннән өлкән ир-атларга гына чәчәк бүләк итә ала. Ир кешегә озын сабаклы чәчәкләр бирәләр, мәсәлән, канәфер, роза, хризантема.
Иң беренче очрашуда, танышканда яки кемнең дә булса өенә беренче тапкыр кергәндә үпкәчеллек, җилбәзәклек, ялкынлы сөю кебек хисләрне аңлатучы барбарис, валериана, сары левкой, гранат кебек чәчәкләрне бүләк итәргә ярамый. Ә күптәнге танышыгызны чәчәкнең нәкъ менә ул яратканын биреп сөендерү әйбәт.
Букетны башка кеше аша җибәрергә уйласагыз, чәчәкләр арасына визиткагызны кыстырырга онытмагыз. Аноним букет бүләк алучыны аптырашта калдырыр һәм шатландырмас. Үзегез тапшырганда, букетны сул кулга тотыгыз, уңы күрешер өчен буш калсын. Чәчәкләрне төргән кәгазеннән чыгарыргамы, юкмы, дип тә икеләнеп куябыз кайчак. Монысы инде нәрсәгә төрүгә бәйле. Әгәр букет затлы һәм зәвыклы итеп төрелгән булса, бу матурлыкны нигә бозарга. Хәер, бусагадан ук чәчәкне иясе кулына тоттырсаң, сүтмәскә, өй эченә кергәч кенә тапшырганда сүтәргә, дигән кагыйдәгә таянсаң гына инде.
берничә фазадан тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев