“Иман китерергә соңга калмаска кирәк”
Әле моннан 15-20 еллар элек районда дин тотучыларны бармак белән санарлык булса, бүген инде мәчеткә йөрүчеләр булсынмы, чиркәүгәме, аларның саны арта бара. Башка бик күпләр кебек гадәти тормыш алып барганнан соң дин юлына кереп китү, ягъни яшәү рәвешен алыштыру өчен кешенең рухи халәтендә нинди үзгәрешләр булырга тиеш икән? Бу хакта...
- Роза Котдусовна, һөнәрегезгә бәйле рәвештә төрле чаралар, мәҗлес-банкетлар эчендә кайнаган кешенең дин юлына кереп китүе, дөресен әйткәндә, гаҗәпләнү уята...
- Кеше ул юлга үзе теләп кенә баса алмый. Иманга килү - ул Аллаһы Тәгаләнең шул кешегә биргән зур рәхмәте. Дингә кереп китүемдә якыннарымның роле зур булды. Минем бертуган Гөлүсә апам дини гаиләдә үскән, ислам дине тоткан Казан егетенә кияүгә чыкты (моңа утыз еллар узды инде), үзе дә дингә аяк басты. Без алар белән нык аралашып яшәдек, һәм мин аларга кызыгып карый идем. Без югары уку йортлары бетерсәк тә, алар безгә "и, наданнар" дияләр иде, чөнки алар өчен иң зур гыйлем дин гыйлеме иде. Мин шул чакта ук "И, Раббым, миңа иман бирсәң иде", дип күңелләрем тулып сорый идем.
Сеңелем Венераның ике малаен тәртипле булсыннар өчен Чаллыга татар- төрек лицеена укырга бирделәр. Алар анда дингә кереп киттеләр. Кайткач безнең кечкенә кызыбыз Нәрисә алар белән аралаша иде. Шунда ул гадәти мәктәп, я булмаса бөтен баланың аңын томалап алган компьютер дөньясыннан үзгә тагын бер якты, ялгансыз, чиста дөнья барлыгын күрде. Гимназиядә бик яхшы укуы өстенә ул мәчеткә дә баргалады, дин фәнен үзләштерә башлады. Тора-бара миңа ник колбаса алып кайтасың, ник банкетларда утырасың, дип кисәтү ясый башлады. Минем үзгәрмәвемне күреп елый иде. "Әни, мин сине яратам, шуңа синең тәмуг утында януыңны теләмим", - дия иде. Шунда Аллаһы Тәгалә кызымның ялваруларын да, үземнең ниятемне дә ишетте. Мин инде дүрт ел изге юлда йөрим.
- Мөселманлыкны Сез нәрсәдә күрәсез?
- Кеше я мөселман була, я юк. Урталык юк. Әгәр хатын-кыз гаурәтләрен капламый, биш вакыт намаз укымый, мәҗлесләргә барып шампан шәрабы эчә икән, бу мөселманлык түгел. Аллаһы Тәгалә күңелеңдәге уеңны да белә ул.
Мин инде хәзер туйларга, юбилейларга йөрмим, теләмәүдән түгел, мөселман кешесенә аракылы, бисмилласыз табын артында утырырга ярамый. Туганнар белән араны бозу зур гөнаһ, әмма мин динем кушканча яшим. Мәҗлестән соң икенче көнне барып котлап кайтам. Ә менә никах, корбан ашы мәҗлесләре күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Кайбер кешеләр мин намаз укыйм, мин - мөселман диләр, әмма башка гөнаһлар кылалар. Мөселманлык намазда гына чагылмый. Дөнья мәшәкатьләрен- нән арына алмыйсың икән, дингә килмичә тор, әзер булгач кына килерсең. Аллаһы Тәгалә тыйганнардан тыелып яшәргә тиеш, ул "ниятеңә карап бирермен" ди. Корьәнне укыгыз, анда бөтен сорауларга да җавап бар.
- Иманга килгән кешеләргә дин тотмаучы кешеләр арасында яшәү авырмы?
- Авырмы дип сораучылар бар. "Синең гөнаһларың күптер, шуңа дингә баскансың" дип ачыктан- ачык әйтүчеләр дә бар. Гөнаһсыз кеше юктыр ул, чөнки адәм баласы гөнаһ кылганын сизмичә дә калырга мөмкин. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алыр өчен яхшы гамәлләр кылырга кирәк. Ә Аллаһы Тәгалә болай ди: "Гамәлләрнең иң асылы - ислам гыйлеме алу". Дини белеме булган кеше ничек дөрес яшәргә икәнен белә. Авырмы дигәнгә ничек дип әйтергә соң? Әйе, мин бер рухи дөньядан икенчесенә күчтем, моның үз нюанслары бар, әлбәттә. Без яшәгән мохит дини түгел, шуңа кыенлыклары юк түгел. Әмма күңелдәге иман нуры барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Аллага шөкер, арабызда иман тотучылар күп. Мәчеткә сөенеп йөрибез.
- Гарәпчә укырга- язарга мәчеттә өйрәттеләрме?
- Әйе, үзебезнең Минзәлә мәчетендә. Гарәп алфабитын Мәрьям исемле бер кыз өйрәтте. Ул кияүгә чыгып киткәч, Рәфкать хәзрәт үзе укыта башлады. Былтыр зур гына группа җыелды, атнага ике тапкыр укыдык. Рәфкать хәзрәт бик гыйлемле кеше, укыту сәләте дә бар, безгә күп нәрсә бирде ул. "Гакыйда" - иман турында, "Фикх" - дин тоту күнекмәләре, "Сира" - пәйгамбәребез Мөхәммәт г.с. тормышы - без боларның барысын да өйрәндек. Быел тагын хатын-кызлар төркеменә унлап кеше җыелды, яшьләр күп йөри.
- Роза ханым, Сез былтыр хаҗ кылып кайттыгыз, кичерешләрегез ничек булды?
- Аны сөйләп бетерерлек түгел. Белгәнебезчә, ислам дине биш баганага нигезләнә: иманга килү, биш вакыт намаз уку, ураза тоту, мөмкинлекләре булган кешеләргә хаҗ кылу, шулай ук мөмкинлегеңә карап зәкят бирү. Аллаһы Тәгалә миңа хаҗ кылу мөмкинлеге бирде, моңа сөенеп бетә алмыйм. Анда быел 7 миллион мөселман барды, сыйдык, аллага шөкер, Әль-харам мәчетенә кереп ике рәкәгать намаз уку 100 мең намаз савабына тора. Гарәфә тауларында намаз укулары нинди зур шатлык. Изге җирләрдә йөрү күңелне чистарта. Мондый бәхет тагын күп минзәләлеләргә насыйп булсын иде.
- Сезнең кызларыгыз да намазда. Алар кайда хәзер?
- Лилия консерватория тәмамлады, Минзәлә егете Нәҗметдинов Илсурга кияүгә чыгып Сәминә исемле кыз үстерәләр, хәзергә яныбызда яшиләр, кияү "Татавтодор"да баш энергетик, Лилия сәнгать мәктәбендә эшли.
Нәрисә Казан федераль университетында ике ел укыганнан соң 15 ел диндә булган кешегә кияүгә чыкты, Сириядә яшиләр, ире бизнес белән шөгыльләнә.
Әле аларда, Дамаск шәһәрендә бер ай кунак булып кайттым, бик ошады, кешеләрнең бер- берсенә булган ягымлы мөнәсәбәте сокландырды. Үзем мәдәният йортында хормейстер булып эшлим, ирем Данир Рифкатович, белгәнегезчә, район мәдәният бүлеге начальнигы. Аллага шөкер, барысы да яхшы.
- Күпчелек кеше дингә гадәттә олыгайгач, пенсиягә чыккач баса. Сез пенсияне көтеп тормадыгыз...
- Кеше белми бит күпме гомере калганын. Бәлки ул иртәгә егылып бакыйлыкка күчәр. Шуңа иман китереп өлгерергә кирәк. Соңарырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев