Реклама
Җәмгыять
Ни белән тукланабыз?
Азык-төлек кибетләренә керүгә, киштәләрдә ни дәрәҗәдә сыйфатлы продукция ятуы турында без сирәк уйланабыз. ТРДәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы консультанты Кадрия Зарифуллина белән бергә уздырган рейдта без бу мәсьәләгә бераз ачыклык керттек.
Минзәләдә азык-төлек кибетләре адым саен диярлек, ассортимент та бай. Беренче кибеттә үк бераз чери башлаган яшелчә һәм җиләк- җимешкә тап булдык, түбән бәядән сатылучы кайбер сөт продуктларының да срогы чыккан. Консервланган кукурузның да тышкы кыяфәте начар. Рейдның азык-төлекнең сыйфатын белү максатыннан уздырылуын белептер, ахры, кибет ишекләрен бик теләп ачып тормадылар безгә.
Алдагы кибет сатып алучылар арасында популяр булса да, аның хуҗасы, үзе дә аңламыйча, камерага төшерергә рөхсәт итмәде. Шулай булса да, без даими сатып алучы белән әңгәмә корырга өлгердек.
"Бу кибет миңа бик ошый, биредә сыйфатлы товар сатыла. Казылык алырга бирегә йөрим", - диде Галина Хомяк.
Без кергән соңгы кибеттә консультант үлчәп сатыла торган товар турында мәгълүмат булмавын искәртте.
Рейд барышында срогы чыккан тортлар да очрады. Сатучы аларны кисәтүдән соң алып куйды.
Рейдларның максаты - "тырнак астыннан кер эзләү түгел", ә күп кенә кибетләрдә срогы чыккан ризыкларның булуын ачыклауда. Без бары тик минзәләлеләр хәләл акчаларына сатып ала торган азык- төлекнең сыйфатын белергә телибез. Алга таба да мондый рейдлар уздыру дәвам итәчәк, әмма бу юлы прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев