Реклама
Җәмгыять
Соңгы сүзне суд әйтә
Практика нәтиҗәләреннән күренгәнчә, гражданлык эшләренең чама белән өчтән икесе педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә вакытыннан алда пенсия билгеләү турында. Шуңа бәйле рәвештә, бу мәкаләдә сүз шул хакта.
Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә вакытыннан алда хезмәт пенсиясен билгеләүне кире кагу кагыйдә буларак түбәндәге очракларда була: хезмәткәрнең квалификация күтәрү курсларында булган, бала карау буенча ялда булу, шулай ук Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итү вакытлары эшләүченең белгечлек буенча хезмәт стажыннан төшереп калдырыла; башкарылган эш, вазифа, һөнәр яки учреждение исеменең хезмәт эшчәнлеге турындагы документлардагы язмалары мондый төр пенсия билгеләүгә хокук бирүче законда каралган исемлек белән туры килмәве.
Пенсия органнарының хезмәт эшчәнлеге белән бәйле рәвештә берничә тапкыр квалификация күтәрү курсларында булган затларга пенсия билгеләгәндә дә сораулары күп туа. Квалификацияне күтәрү хезмәткәрләрнең һөнәри эшчәнлеген ка-милләштерүгә һәм теоретик белемнәрне яңартуга юнәлтелә, аларны практикада ныгыту, шул исәптән хезмәткәрнең төп һөнәри эшчәнлеге барган шартларда башкарыла.
Квалификация күтәрү курсларында булган чор уртача хезмәт хакы сакланган хезмәт эшчәнлеге чоры булып санала, эш бирүче РФ Пенсия фондына иминият взносларын күчерә, димәк, бу чор алдан пенсия билгеләү хокукы бирүче стажга кертелә. Өстәвенә, педагогик эшчәнлек алып баручы зат өчен махсус норматив актлар нигезендә квалификация күтәрү мәҗбүри.
Район судында бу мәсьәләгә караган барлык гражданлык эшләре буенча квалификация күтәрү курсларында булган чорны стажга кертү таләпләре канәгатьләндерелде.
1989 елның 1 декабреннән хезмәт хакын сакламыйча бала тәрбияләү өчен бирелә торган отпуск озынлыгы өч елга кадәр озайтылды. Бу өстәмә отпуск гомуми һәм өзлексез стажга, шулай ук белгечлек буенча стаж исәбенә кертелә иде.
РФ Югары судының бала тәрбияләү буенча отпускны гомуми стажга кертү өчен хокукый нигез һәм шартлар турындагы күпсанлы аңлатмаларына да карамастан (әгәр дә ул РФның 1992, 25.09. кабул ителгән "РФның хезмәт турындагы законнар кодексына үзгәрешләр һәм өстәмәләр турында"гы законы көченә кергәнче булса), югарыда бәян ителгән категориягә керүче гражданнарга срогыннан алда пенсия билгеләүне кире кагу очраклары бар.
Бер гражданлык эше буенча Пенсия фонды балалар белем бирү учреждениесенең исеменең ("балалар комбинаты") формаль рәвештә туры килмәве аркасында пенсия билгеләү кире кагылган булган. Чөнки мондый исемдәге учреждениедә педагогик эшчәнлек алып баручы затларга алдан пенсиягә чыгу каралмаган. Суд дәгъвачының балалар комбинатында эшләгән бәхәс тудырган бу чорын педагогик стажга кертергә дигән нәтиҗәгә килә.
1999 елның 1 ноябреннән соң балалар бакчасы мөдире вазифасын башкарган чор педагогик стажга керми. Шуның нигезендә бер дәгъвачының гаризасы кире кагылды.
СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән чорны махсус стажга кертү турындагы дәгъва таләбен караганда, суд хезмәт иткән чорда гамәлдә булган законнарның выслуга буенча пенсия билгеләү өчен белгечлек буенча хезмәт стажына кертүне тыймавыннан чыгып эш итте. Педагогик эшчәнлек алып баручы дәгъвачының таләпләре үтәлде - аның чакырылыш буенча СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән чоры картлык буенча срогыннан алда пенсия билгеләүгә хокук бирүче хезмәт стажына кертелде.
Күргәнебезчә, РФ Пенсия фонды органнарының бу мәсьәләдә гаризаларны кире кагуы суд тарафыннан еш кына нигезсез булуы ачыклана. Пенсия билгеләүдә кире кагуларга дучар ителгән гражданнарның сайлау мөмкинлеге һәрчак бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев