Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңайлыклар тудырыла

Кече урамнардагы юлларның торышына карата шәһәребездә яшәүчеләрдән зарлану сүзләре күп булды. Халык ихтыяҗын истә тотып район башлыгы Расим Садыков республика Президентына мөрәҗәгать иткән иде. Нәтиҗәдә шәһәребез юлларын асфальтлау өчен 20 млн сум акча бүлеп бирелде. Шәһәребездәге юлларны асфальтлау белән "ПКФ "Автострой" ҖЧҖ (Анатолий Ростилов) шөгыльләнә. Әлеге фирма сентябрь аенда да...

Кече урамнардагы юлларның торышына карата шәһәребездә яшәүчеләрдән зарлану сүзләре күп булды. Халык ихтыяҗын истә тотып район башлыгы Расим Садыков республика Президентына мөрәҗәгать иткән иде. Нәтиҗәдә шәһәребез юлларын асфальтлау өчен 20 млн сум акча бүлеп бирелде.

Шәһәребездәге юлларны асфальтлау белән "ПКФ "Автострой" ҖЧҖ (Анатолий Ростилов) шөгыльләнә. Әлеге фирма сентябрь аенда да алты урамны асфальтлаган иде. 15 октябрьдә юлчылар тагын бездә эшли башладылар.

- Эш колачы киң, безнең алга 21 мең кв.м юл асфальтлау бурычы куелган иде. Байтак урамнарны асфальтладык инде. Әйтик, шушы көннәрдә генә Садовая, Тракторная, Пушкин, Головин, Западная урамнары, Западный тыкрыгы, О.Кошевой, Чапаев, Фрунзе урамнарында эшләдек, дип эш барышы белән таныштырды безне прораб Марсель Фазлиев.

"Автострой" юлчылары һәр көн иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр Минзәлә урамнарын асфальтлау белән мәшгуль. Бер көндә күпме асфальт җәелә дип сорагач, "300 тонна", диде прораб. 10 тонна асфальт 80 кв.мны асфальтларга җитүен истә тотсак, бер көндә күпме эш башкарыла дигән сүз.

Без барганда юлчылар О.Кошевой урамын асфальтлыйлар иде. Шунысы күзгә ташланды, һәр йорт буенча юлдан төшү юллары да асфальтлана. Юлчылар эшләгән урамнар яңа җәелгән асфальттан гына түгел, техника шавыннан да "кайнап" тора: 1 асфальтоукладчик, 2 каток эшли, 15 үзбушаткыч КамАЗ автомашинасы асфальт ташый, 4 эшче асфальт таратып-тигезләп торалар. Шәһәребез юлларын асфальтлауда асфальт салу машинисты Рөстәм Рамазанов, катокчы Хәмзә Галамиев, Александр Французов, юл эшчеләре Фәрит Хәсәнов, Зөфәр Фәйзрахманов, Фәрит Корнеев, Владимир Яковлевлар эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X