Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә улы мәктәп директоры

Октябрь башында "Яшьлек" поездына утырып киткән коллектив Әниләр көнендә шәфкатьлелек йортына килеп туктады. Кич утырулар дәвам итә.

Безне зур ихтирам белән каршы алдылар. Мондагы тәртип, чиста-пөхтәлек, мөлаем караш күпләрне гаҗәпкә калдырды. Шәфкатьлелек йорты директоры Илсөя Хәбибуллина сәламәтләндерү бүлмәләре белән таныштырды. Ниләр генә юк анда! Бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Ләкин күңелләр генә китек: газиз балаң булып та, кеше күзенә карап яшәүләр бик авырдыр.

Алар безнең концертны бик рәхәтләнеп карадылар, үзләре дә җырлады, биеделәр. Гармун моңы күңелләрдәге юшкынны юып төшерсә, кемнеңдер яшьлеген, туган якларын, гомер кичергән нигезен искә төшерде. Күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре, моңсулык, сагыш сарган йөзләрне күрдем мин. "Шахта" көе яңгыраганда бер бабайның җилкәләрен сикертә-сикертә елаганы күңелемне кузгалтты.

Чабата белән, ятимлек белән, җитмәүчәнлек белән үткәргән гомер... Нишлисең, аларның урыннары төп нигездә - түрдә булырга тиеш тә бит... Кая сез, рәхимсез, бәгырьләре каткан балалар?!

Безне күпме ак хыяллар

Канатландырган иде,

Нәселебезне балаларда

Кабатландырган иде...

Бу темага Илсөя Илдусовна белән дә бик озак сөйләштек. Аның да йөрәге әрни. Бу язмамны язуымның да сәбәбе шул: берәрсенең баласы укып, "минем дә олыгаясым, картаясым бар бит әле; дип уйламасмы дигән фикер иде. Ә бит монда күрше районда мәктәп директоры булып эшләгән кешенең дә әтисе бар. Ул балаларга нинди тәрбия бирә микән, нәрсә сөйли микән? Шуны беләсе иде.

Картларның күңелләре булып, рәхмәтләр әйтеп, безне озатып калдылар. Ә карашлары... үзәкләрне өзгеч. Без ике сәгать генә тордык. Ә анда эшләүчеләрнең йөрәкләре тимердән түгел бит. Бер бабай елаганда аны андагы шәфкать туташы ничек юатканын күреп, таң калдым. Күңелемнең бер ягы: ярый әле хөкүмәтебез бу картларны кайгырта, дип сөенсә, - йөрәгемнең бер кыйпылчыгы барыбер анда калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев