Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Минзәләдә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә Гөлназ Әхмәтшинаның шигырьләр җыентыгы чыкты

Авторның «Умырзая – урман кызы» җыентыгында төрле елларда татар телендә иҗат ителгән лирик-фәлсәфи шигырьләре урын алган.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Гөлназ Әхмәтшина (Вәлиева) ­ Минзәлә кызы. Ул «Минзәлә» рапйон газетасы каршыгда эшләп килүче «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсенең яшь һәм актив әгъзалының берсе. Татар һәм рус телләрендә иркен иҗат итә.

Гөлназның шигырьләре даими рәвештә социаль челтәрләрдә һәм район газетасы битләрендә басылып килә. 
Күптән түгел яшь шагыйрә Яр Чаллыда үзенең «Умырзая – урман кызы» җыентыгын бастырып чыгарды.

Анда  татар телендә иҗат ителгән шигырьләр тупланган. Шулай ук Гөлназ киләчәктә рус телендә язылган шигырьләр җыентыгын да чыгарырга исәпли.

Фотода Гөлназ Әхмәтшина язучылар - Ркаил Зәйдулла һәм Равил Сабыр белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев