Минзәлә районы тарихына бәйле ретро фотосурәтләр чыгаруны дәвам итәбез.
(Венера Гильмиева, «Минзәлә-информ»)
Әлеге фотоны безгә газетабызның даими укучысы Югары Тәкермәннән Илфак Мәүҗиев җибәрде. «Бу фото 1951 нче елда төшерелгән. Чаллыда комбайнерлар курслары. Монда якын-тирә авыллардан җыелган курсантлар. Югары Тәкермәннән Мөнир бабай да бар», ди ул.
Әгәр әлеге фотодан берәрсен танысагыз, яки әлеге вакыйга турында берәр мәгълүматка ия булсагыз, комментарийларда языгыз.
Нет комментариев