Минзәлә районы тарихына бәйле ретро фотосурәтләр бастыруны дәвам итәбез.
(Венера Гильмиева, «Минзәлә-информ»)
Менә бу Валентина Лебедеваның шәхси альбомыннан алынган 1961 елгы фотода Холодный Ключ башлангыч мәктәбенең педагогы һәм 2-4 сыйныф укучылары төшерелгән. Аста утыручылар рәтендә уңнан өченчесе — Краснов.
Әгәр дә сез кемне дә булса танысагыз, яки нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, әлеге фото астында комментарийда языгыз. Үзегезнең истәлекләр белән дә уртаклашыгыз.
Шулай ук сездән гаилә альбомнарыгыздагы — безнең шәһәр һәм район тарихын, аның халкын чагылдырган фотоларны көтәбез.
Нет комментариев