15 гыйнварда Татарстанда −17 гә кадәр суыта
Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с.
Татарстанда пәнҗешәмбе, 15 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем сизелерлек булмаячак.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы −14° дан −19° га кадәр, аяз вакытта −23°га кадәр төшәргә мөмкин. Көндез республикада −12° дан −17°га кадәр көтелә.
Юлларда бозлавык сакланачак, машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән сак булуларын сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев