Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

2024 елның 1 апреленнән җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сату тәртибенә үзгәрешләр керде

2024 елның 1 апреленнән «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен җайга салу турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакындагы» Федераль закон үз көченә керә.

Әлеге закон җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сатуны җайга салуны камилләштерүгә юнәлтелгән һәм Россия Федерациясе субъектларының түбәндәге хокукларын закон чыгару дәрәҗәсендә билгели:

1) сыраны һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, әче балны җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә бары тик рестораннар, барлар, кафе, буфетлар, шул исәптән күпфатирлы йортларда һәм (яисә) алар янындагы территорияләрдә урнашкан җәмәгать туклануы объектларында гына ваклап сату;

2) күпфатирлы йортларда һәм (яисә) алар янәшәсендәге территорияләрдә урнашкан җәмәгать туклануы объектларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытын чикләү нигезләре, шартлары (җәмәгать туклануы объектларының урнашу урынын да кертеп) һәм тәртибен.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 
Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев