Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

2025 елда Татарстанда 100 километрдан артык федераль юл төзекләндерелгән

Юл инфраструктурасын яңарту программасы кысаларында федераль трассаларның 20 участогында гомуми озынлыгы 209 чакрым булган тузган өслек алыштырылды. Җәяүлеләр иминлегенә аерым игътибар бирелде – М7 трассасында 18 җир өсте кичүе төзелде, шулай ук Тоша елгасы аша күпер корылмалары һәм 786-нчы һәм 821-нче километрларда юлүткәргечләр ремонтланды.

Агымдагы елда Татарстанда гомуми озынлыгы 107 километрдан артык булган федераль автомобиль юлларын реконструкцияләү һәм төзү буенча масштаблы эшләр башкарылган. Бу хакта «Татар-информга» «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте.

 

М7 автоюлының Яр Чаллыдан Башкортстан чигенә кадәрге участогын реконструкцияләү һәм Казан-Оренбург трассасында 11 км озынлыктагы Сокуры авылын урап узу төзелеше аеруча әһәмиятле объектларга керә. Шулай ук Казан – Оренбург  юлының 43 нче километрыннан 53 нче километрына кадәрге участогында капиталь ремонт эшләре төгәлләнә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев