Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

2026 елның 1 февраленнән Татарстанда ана капиталы индексацияләнә

Түләү күләме 6,8 процентка, ягъни инфляция дәрәҗәсенә тәңгәл итеп, арттырылачак.

Беренче бала туган очракта, Татарстанда яшәүче гаилә 737,2 мең сум күләмендә ана капиталы алачак. 

Икенче балага килгәндә, түләү күләме гаиләнең беренче бала өчен ана капиталын рәсмиләштерү-рәсмиләштермәвенә бәйле булачак. Әгәр беренче балага ана капиталы алынмаган булса, икенче сабый туганда гаиләгә 974,1 мең сум каралган. Ә инде беренче бала өчен түләү алынган булса, икенче балага өстәмә рәвештә 236,9 мең сум биреләчәк.

Индексация барлык гаиләләргә дә кагылачак: ана капиталын рәсмиләштерергә җыенучыларга да, шулай ук акчаның бер өлеше кулланылмыйча калган гаиләләргә дә. Программа кимендә 2030 елга кадәр гамәлдә булачак.

Чыганак – «Татар-информ». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев