Авыл җирлегендә эшләгән өчен пенсиягә өстәмә
Кайбер татарстанлылар авыл стажы өчен пенсияләренә өстәмә акча алырга мөмкин. Кемгә тиеш ул?
2019 елдан рәсми эшкә урнашмаган һәм 30 ел авылда хезмәт стажы тупланган кешеләр пенсияләренә махсус өстәмә түләүгә исәп тота алалар. Аның күләме теркәлгән пенсия түләвенең 25% тәшкил итә, бу 2025 елда 2 226,93 сумга тигез.
Шул ук вакытта пенсионер шәһәргә күченгәннән соң да, әгәр ул эшкә урнашмаган икән, өстәмә түләү исәпләнүен дәвам итә. Әмма шәһәр җирендә хезмәт стажы алган, аннары авыл җирлегенә күчкән кешеләр мондый өстәмәгә дәгъва итә алмыйлар.
Авыл стажына Россия территориясендә, шулай ук элеккеге СССР территориясендә 1992 елның 1 гыйнварына кадәр агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләү чоры кертелә.
Әлеге өстәмә түләүгә хокук бирә торган авыл һөнәрләре исемлегендә 500дән артык белгечлек бар. Алар арасында- механизаторлар, агротехниканы ремонтлау буенча белгечләр, агрономнар, ветеринария табиблары, балык үрчетүчеләр һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев