Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 79 еллыгына бер тапкыр түләнә торган акча алдылар

Минзәлә районында түләүләрне 4 ветеран алды

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 ветеранга Җиңү көненә ел саен бирелә торган 10 ар мең сум күләмендә акча түләде.

Бөек Ватан сугышында катнашкан татарстанлылар бу ярдәмне апрель ае пенсиясе белән алдылар.

«Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап ел саен Җиңү көненә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына Россия Социаль фонды бер тапкыр түләнә торган акча күчерә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы вакытларда фидакарь хезмәтләре өчен якташларыбызга чираттагы тапкыр рәхмәт белдерергә һәм беркемнең дә, бернәрсәнең дә онытылмаганын исбатларга мөмкинлек бирә», — дип ассызыклап үтте Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Акча алу өчен ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза бирергә һәм Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә туры килмәде. Җиңүнең 79 еллыгына түләү Татарстан Социаль фонд базасында булган мәгълүматлар нигезендә гражданнардан гариза кабул итмичә генә билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев