Реклама
Яңалыклар йомгагы
Өченче булдылар
Яр Чаллының "Дельфин" йөзү бассейнында Казан, Түбән Кама, Зәй, Лениногорск, шулай ук Тольятти, Ижау, Йошкар-Ола, Октябрск һәм башка шәһәрләрдән 600дән артык спортчы катнашында "Олимпиада өметләре" ("Олимпийские надежды") йөзү ярышлары булып узды.
Ике көн дәвамында барган бәйгедә Ләйлә Кашапова йөзүнең баттерфляй төре буенча 50 м араны 44,65 секундта узып, башкалардан бер яшькә кече булуына карамастан, 1нче урынны алып, чемпион исемен яулады.
Шулай ук йөзүнең дүрт төре буенча үткәрелгән катнаш эстафетада, 2002 елда туган балалар арасында чыгыш ясаган Ирина Красильникова, Камил Котдусов, Ләйлә Кашапова, Арсений Миниязов, Евгений Комиссаровлар катнашындагы Минзәлә җыелма командасы Йошкар-Ола шәһәренең беренче һәм икенче командаларыннан берәр секундка гына калышып, өченче призлы урынны алдылар. Яшь йөзүчеләр белән тренер Әлфир Сафиуллин шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев