«Энергопром-2026» энергетика форумы Казанда 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр узачак
2026 елдан чара федераль статус алачак.
Киләсе 2026 елның 1 апреленнән 3 апреленә кадәр Татарстанда «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумы узачак. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу электр энергетикасын үстерү бурычларын хәл итү һәм 2050 елга кадәр Россиянең Энергетика стратегиясен гамәлгә ашыру өчен төп мәйданчык. «Энергопром» форумы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә узачак.
Ел саен форумда чит илләр — Беларусь, Һиндстан, Иран, Кытай, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм башка дәүләтләр делегацияләре катнаша.
Форумда махсуслаштырылган Энергетика күргәзмәсе булачак. Бу үз продукцияңне күрсәтү, аның өстенлекләре турында сөйләү һәм максатчан аудитория белән турыдан-туры диалог төзү өчен уникаль мөмкинлек. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кызыксынган компанияләрне катнашырга чакыра.
2025 елда «Энергопром» да җиде илдән һәм Россиянең 20 төбәгеннән 7 меңнән артык кеше катнашты. Эшлекле программа кысаларында 30дан артык чара: түгәрәк өстәлләр, панель дискуссияләр һәм утырышлар оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев