Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстан питомникларында 2 мең чыршы үстерелгән

Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров брифингта хәбәр итте.

Татарстанның урман питомникларында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан сату өчен 2 меңгә якын чыршы һәм 15 тоннага якын ылыслы боткалар үстерелгән һәм әзерләнгән.

«Бу узган ел белән чагыштырганда 2% ка күбрәк. Ләкин тенденция шундый ки, сатулар үсми. Әлеге товарларны урта һәм кече бизнес вәкилләре, башка төбәкләр, арендаторлар сата — аларның статистикасы өчен җавап бирә алмыйм, әмма безнең статистика өлешендә сатулар үсми. Халык башка альтернатив ысуллар таба, ясалма чыршылар сатып ала. Хәзер алар күп. Бу дөрес дип уйлыйм», — дип хәбәр итте ул.

Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, урман хуҗалыклары үз продукцияләрен чыршы базарларында сата. Моннан тыш, республика халкы якындагы урман хуҗалыгына чыршы алырга килә ала, әмма алдан шалтыратышырга кирәк булачак. 

Кузюров эшмәкәрләр урман хуҗалыкларыннан күпләп чыршы сатып алып, аларны чыршы базарларында ваклап сатарга мөмкин, дип өстәде.

«Барлык районнарда да чыршы базарында урман хуҗалыкларына урын бирәләр. Инде 20 нче декабрьдә үк чыршы продукциясе актив сатыла», — дип билгеләде ул.

Министр аңлатканча, урман хуҗалыклары тарафыннан сатыла торган чыршылар нигездә кыйммәт түгел, биеклеге 1,5-2 метрга җитә. Аларның бәясе 500 сумнан һәм аннан да югарырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев