Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Яңа елны Казанда каршы алу мәскәүлеләр өчен 55-60 мең сумга төшәчәк

Бу хакта Россия туроператорлары ассоциациясенең эчке туризм буенча вице-президенты Сергей Ромашкин сөйләде.

Эксперт бәйрәмнәрне Татарстан башкаласында уздырырга ниятләгән мәскәүлеләр өчен өч көнлек сәяхәт бәясен исәпләп чыгарды. Ромашкин сүзләренчә, яшәү һәм экскурсияләр якынча 30 мең сумга төшәчәк. Әгәр туристлар шәһәргә поезд белән барырга уйласалар, купеда бару өчен тагын 15 мең сум өстәячәкләр. Әгәр сәяхәтчеләр самолетны сайласалар, билетлар 20 мең сумга төшәчәк. Өстәмә рәвештә яңа ел программасына, банкетларга һәм рестораннарга йөрү өчен тагын  8-10 мең сум акча  кирәк.

Шулай итеп, Яңа ел каникулларын Казанда үткәрү өчен мәскәүлеләргә 55-60 мең сумга якын акча кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәрендә  200 меңнән артык турист килер дип көтә. Фаразлауларга караганда, кунакларның төп агымын Казан, Зөя, Болгар һәм Алабуга кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев