Очрашуны Яр Чаллы якташлык җәмгыяте ассоциациясенең Минзәлә якташлык җәмгыяте үткәрә.
Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Минзәлә районыннан якташлар очрашуы үтәчәк. "Якташлыкка чикләр юк" дип аталган әлеге чара 8 октябрьда сәгать 15.00 дә булачак.
Очрашуда Яр Чаллы, КамАЗ төзелеше елларында Минзәләдән килгән якташларны зурлау, чыгышлары белән Минзәләдән булган, бүгенге көндә Яр Чаллыда яшәүче талант ияләренең чыгышлары планлаштырылган.
Нет комментариев