Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Яр Чаллыдагы мәчеләр күргәзмәсендә прокуратура хокук бозулар тапкан

Прокуратура автошәһәрдә «Суперкошки» күргәзмәсен тикшерде.

Песиләр күргәзмәсен  Краснодар краеннан шәхси эшмәкәр оештырды.

Инспекция барышында эшмәкәрнең эшчәнлеге зоопарк критерийларына туры килүе, әмма хайваннар күргәзмәләренә куела торган таләпләргә җавап бирмәве ачыкланды. 

Хайваннарны күзәтү һәм җыештыру журналлары тегелмәгән һәм номерланмаган булып чыкты. Шулай ук терлек азыгына туры килү сертификатлары һәм ветеринария документлары да юк. Әлеге эшмәкәрнең зоопаркларда, зообакчаларда, циркларда һәм башка шундый учреждениеләрдә хайваннарны тоту һәм файдалануга лицензиясе булмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча эшмәкәргә карата берничә маддә буенча административ эшләр кузгатылган. Шулай ук ир-атка ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында представление чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев