Яр Чаллыдан күп балалы гаиләләр җир өчен акча алуга 15 гариза биргән
Акчалата түләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 200 мең сум күләмендә расланган.
"Рәсми рәвештә җир кишәрлекләре урынына түләүләр алу тәртибе 2 ноябрьдән үз көченә керде. Гаризалар беренче көннәрдән үк килә башлады. 20 ноябрьгә күп балалы гаиләләрдән 15 гариза керде. Документлар пакетын әзерләүчеләр дә бар. Шунысын да билгеләп үтәм: гаиләнең һәр әгъзасына, шул исәптән балигъ булмаганнарга счетлар ачык булырга тиеш. Без мондый ярдәм чарасының кирәклеген күрәбез, кешеләр килә, шалтырата, алу үзенчәлекләре белән кызыксына», —дип хәбәр итте Яр Чаллы Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин.
Күп балалы гаиләләр өчен мөмкинлекләрне киңәйткән Закон Татарстанда октябрь аенда кабул ителде. Аның нигезендә Казан һәм Яр Чаллының күп балалы халкы сайлау хокукына ия – дәүләттән җир кишәрлеге алыргамы яки акчалата компенсацияме. 2 ноябрьдән кешеләр түләү өчен документлар тапшыра ала инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев