Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Ике урынына - алты!

Район хакимиятенең утырышлар залында уза торган чираттагы шимбә киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Галиев шәһәр һәм районда яңа елга әзерлек буенча район башлыгы Расим Садыков тарафыннан расланган чаралар планы белән таныштырды.

Ни өчен шәһәрдә яңа ел елкалары ике генә урында куела, дигән сорау бирүчеләр тынычлана ала - Яңа ел елкалары шәһәребездә алты урында куелачак. Чаралар планы нигезендә, аларны урнаштыруга җаваплы оешмалар дә билгеле инде. Үзәк елка "Чистый город"ҖЧҖ белән НКЭСка беркетелгән, Садак бистәсендәгесе - Минзәлә ПМКсына, "Юность"боз сарае янындагысы - Идарәче компания белән НКЭСка, К.Маркс урамындагысы -"Коммуналь челтәрләр"ААҖгә, Нефтьчеләр паркындагысы - Е.Юдинга, Нефтьчеләр бистәсендә спортзал янындагысы - "Квадрат"ка.

Киңәшмәдә елкалар тирәсендә, паркларда кардан һәм боздан таулар, фигуралар, композицияләр ясауга җаваплы оешмалар, учреждениеләр аталды.

Яңа ел чыршылары өчен дистәләрчә агач үсентесенең сарыф ителүен истә тотып, район башлыгы Расим Садыков шушы максатларда, ягъни елка куела торган урыннарга шәһәрдә киләсе елда 4 чыршы утыртылачагы турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев