Интерактив уендагы дөрес җавап өчен «Минзәлә-информ» бүләгенә лаек булды
Безнең Вконтактедагы «Мензелинск news — Мензеля онлайн» төркемендә еш кына интерактив уеннар уза.
Әлеге уеннарда катнашып, сорауларга дөрес җавап биргән подписчиклар «Минзәлә-информ» филиалыннан истәлекле бүләкләр дә ала.
31 нче декабрь көнне төркемебездә урнаштырылган видеода ат өстендә йөрүче Кар кызының исемен беренче булып әйтүчегә «ТАТМЕДИА» дан сувенир вәгъдә иткән идек. Иң беренче булып дөрес җавапны комментарийларда Мәлкәннән Альбина Балакаева язды һәм Яңа елның беренче эш көнендә бүләкне җиңүчегә тапшырдык та. Ә дөрес җавап — ат өстендә йөрүче Кар кызы Ирина Прокопьева иде.
Калган подписчикларны да актив булырга, уен һәм сораштыруларда катнашырга, бүләкләр отарга чакырып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев