Кайбер татарстанлыларга декабрьдә ике тапкыр хезмәт хакы түләячәкләр
Гадәттә хезмәт хакын айның 12 нче числосында яки аннан соң алучы татарстанлылар хезмәт хакын гадәти графикта алачак.
Декабрьдә Татарстанда яшәүче кайбер кешеләргә ике тапкыр хезмәт хакы исәпләнәчәк. Бу 2026 нчы елда 12 көн дәвам итәчәк яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле.
Беренче хезмәт хакы – ноябрь өчен-хезмәткәрләргә кышның беренче ае башында исәпләнәчәк, чөнки алдагы ай өчен түләү киләсе ай башында килә.
Декабрь ае өчен хезмәт хакы гыйнвар башында ук исәпләнергә тиеш. Әмма 1-11 гыйнвар көннәре ял көннәре булуга бәйле рәвештә, гадәттә 1-11 нче көннәрдә хезмәт хакы алдагы эш көнендә,конкрет әйткәндә, 30 декабрьдән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев