КАМАЗ матбугат хезмәтен Эрик Хәйруллин җитәкләде
Элек автогигант матбугат хезмәтен җитәкләгән Олег Афанасьев узган 2025 елның декабрендә «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде.
Бүгенге көннән КАМАЗның визит-үзәге директоры Эрик Хәйруллин матбугат хезмәте җитәкчесе итеп компаниянең билгеләнде. Бу хакта предприятиенең Telegram-каналында хәбәр ителә.
Эрик Альфредович Хәйруллин 1996 елдан 2010 елга кадәр «Вечерние Чаллы» газетасының директор урынбасары, чыгаручы мөхәррире, аннары баш мөхәррире булып эшли.
2010 елдан 2014 елга кадәр Хәйруллин «КАМАЗ-мастер» узыш командасының матбугат атташесы, ә 2014 елдан 2025 елга кадәр «КАМАЗ-Автоспорт» НП маркетинг бүлеге башлыгы, маркетинг буенча директор урынбасары, маркетинг һәм PR-коммуникацияләр буенча директор урынбасары булып эшләгән.
2024 елның сентябрендә Эрик Хәйруллин КАМАЗның визит-үзәге директоры итеп билгеләнгән иде. Яңа билгеләнүдән соң ул бу позициядә дә эшен дәвам итәчәк, дип ачыклык керттеләр компаниядә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев