Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Казан бистәләрендә шәхси йортларның бәяләре 4 млн сумнан башлана

Мондый бәягә 50 кв. м мәйданлы йорт сатып алырга мөмкин.

«Казан бистәләрендә йортларның минималь бәясе 4 млн сумнан башлана. Бу участок белән объект бәясе», — диләр Казан риелторлары. 

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2025 елның гыйнвар-июнь нәтиҗәләре буенча Татарстанда шәхси йортның уртача бәясе 8,4 млн сум тәшкил иткән. Агымдагы елның 6 аенда бу бәя 0,2% ка кимегән. Үз чиратында, Россия буенча уртача шундый ук чорда мондый күчемсез милек объектларының бәясе 2,8% ка, 7,5 млн сумга кадәр арткан.

Хәзер Россиядә шәхси йортларга бәяләр торак базарында гомуми кыйммәтләнү һәм инфляция белән бергә акрын үсә.  Россия бистәләрендә коттеджлар бәясе ел ахырына кадәр 2025 елның беренче яртыеллыгындагы кебек үк темпта үзгәрүен дәвам итәчәк, дип фаразлый белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев