Казан (Идел буе) федераль университеты мәктәп укучылары өчен фәнни конкурс үткәрә
Конкурс берничә этапта узачак
Казан (Идел буе) федераль университеты 12 гыйнвардан 31 мартка кадәр мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Прорыв» фәнни тикшеренүләр конкурсы үткәрәчәк. Анда 4-11 сыйныф укучылары катнаша алачак. Проект «Электроприбор» Тамбов заводы ярдәме белән тормышка ашырыла, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.
Конкурс Н.И. Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциянең дәвамы булып тора. Аның максаты — укучыларны фән белән кызыксындыру һәм аларга тикшеренү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итү.
Конкурс берничә этапта узачак. Сайлап алу этабы 12 гыйнвардан 9 февральгә кадәр булачак — бу чорда гаризалар һәм конкурс эшләре кабул ителә. Йомгаклау этабы 27-29 мартка планлаштырылган: финалистлар үз проектларын Казанда КФУ мәйданчыгында тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев