Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Казанда белдерүләрне үз белдеге белән ябыштырган өчен штрафларны арттырырга телиләр

Казанда реклама листовкаларын һәм белдерүләрне законсыз урнаштыруга каршы чараларны катгыйландырырга планлаштыралар.

Эшлекле дүшәмбедә Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Артур Мөхәммәтшин шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, басма продукциянең шактый өлеше яктырту баганаларында, светофорларда, юл билгеләрендә һәм җәмәгать транспорты тукталышларында күренә, бу шәһәрнең тышкы кыяфәтенә тискәре йогынты ясый. 

Даими рейдларга һәм гамәлдәге штрафларга карамастан, тәртип бозучылар эшләрен дәвам итәләр. Сәбәпләрнең берсе дип физик затлар өчен санкцияләрнең артык түбән булуын атыйлар. 

Административ-техник инспекция идарәсендә ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.5 маддәсе буенча штрафны 1 меңнән 3 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев