Казанда газ шартлаган йортта яшәүчеләргә фатирларына кайтырга рөхсәт иткәннәр
Казанның Лукин урамындагы газ шартлаган йортта яшәүчеләргә үз фатирларына кайтырга рөхсәт иткәннәр.
Гадәттән тыш хәлдән соң йортта яшәүчеләрне күчерделәр. Унбер кешене кунакханәгә урнаштырдылар, ә калганнары үзләренең якыннарында калуны яхшырак күрделәр. Экспертиза уздырдылар, зыян һәм киләчәктә йортта яшәү куркынычсызлыгы бәяләнде. Аннары идарәче компания халыкка үз фатирларына кайту мөмкинлеге турында хәбәр итә башлады.
"Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия карарыннан соң бина конструкциясенең бөтенлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән торгызу эшләре башкарылачак. Идарәче компания һәм район администрациясе барлык халык белән элемтәдә кала",-дип ассызыкладылар Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә.
Исегезгә төшерәбез, газ шартлау 18 ноябрь кичендә панельле тугыз катлы йортның җиденче катында булган. Көчле шартлау фатирның үз балконына да, югарырак һәм түбәнрәк катта урнашкан балконнарга да зыян сала. Шартлау булган өч бүлмәле фатирның барлык пыялалары ватылган, соңрак ачыкланганча, анда гадәттән тыш хәл килеп чыгуда гәепле кеше яшәгән. Коткаручылар аның гәүдәсен бина почмагында асфальтта тапканнар. Ул бердәнбер зыян күрүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев