Казанда яңа гемодиализ үзәге ачтылар
Гемодиализ хроник бөер авыруының терминаль стадиясе булган пациентларда канны чистарту өчен кулланыла һәм яшәү өчен мөһим процедура булып тора.
Казанда дәүләт-шәхси партнерлык форматында төзелгән яңа амбулатор гемодиализ үзәге эшли башлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Яңа үзәк гамәлдәге диализ учреждениеләрен бушатырга һәм 200 кешегә кадәр дәвалануны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Учреждениедә су чистарту өчен заманча җайланмалар һәм «ясалма бөер» аппаратлары урнаштырылган, дөнья җитештерүчеләреннән алып кайтылган чыгым материаллары кулланыла. Үзәк сменасына 15 диализ урынына исәпләнгән һәм ике сменада эшли, кирәк булганда өчкә кадәр арттырылырга мөмкин.
Беренче пациентлар инде дәвалана. Амбулатор гемодиализ процедуралары мәҗбүри медицина иминияте системасы кысаларында бушлай үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев