Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Миңнеханов Балтачта социаль ипотека йортында яшәүчеләрне өй туе белән котлады

Бүген Балтачта 12 фатирлы йортны файдалануга тапшыру тантанасы булды.

Ул социаль ипотека республика программасы кысаларында ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

ТР Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин республика җитәкчелегенә гражданнарның торак шартларын яхшырту процессына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Дәүләт торак фонды программасы буенча без актив эшлибез. Күпфатирлы йортларга ихтыяҗ зур. Киләсе елда тагын берничә шундый йорт төзү планы бар», — дип белдерде муниципалитет җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов яңа фатирга күчүчеләрне шатлыклы вакыйга белән котлады. Аннары ул яңа йортта фатир алган күп балалы Әхмәтҗановлар гаиләсенә кунакка керде. Ринат белән Натальяның алты баласы бар. Иң кечесе Денис балалар бакчасына йөри.

Өч катлы бер подъездлы яңа төзелгән йортта күп балалы гаиләләр, ятим балалар һәм «Арендалы торак» программасында катнашучылар яшәячәк. Барлык фатирлар да чиста отделкада тапшырылган. Алар ике контурлы җылыту казаннары, сантехника, газ плитәләре, газ анализаторлары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев