«Минзәлә-информ» укучылары ашаганда смартфон куллану буенча сораштыруда катнаштылар
«Ашаганда смартфонны сүндерәм, я тавышсыз режимга күчерәм», дигән вариантны беркем дә сайламаган.
Үзебезнең ВК «Мензелинск news — Мензеля онлайн» төркемендә «ашаганда смартфонны да карыйсызмы?», дигән сораштыру үткәрдек.
Укучыларыбызның 25,93% ашаган вакытта да смартофнында уйный, видео карый яки социаль челтәрләрдә утыра икән. Ә менә 22,22% бер кайчан да өстәл артына смартфон белән утырмый. 14,8% саклыкка телефонны өстәлгә куя, ә тагын 14,8% — кесәдә, сумкада, яки башка якын җирдә тота. 11,11% ашаганда да телефоннан сөйләшүгә, смс язышуга аерылып тора икән. Тагын 11,11% «төрле чак була», ди.
Белгеч киңәше
Табиблар әйтүенчә, ашаганда смартфонга я телевизорга игътибарыңны юнәлтсәң, баш мие ашказаныннан тую турында сигналны кабул итәлми, шуңа кеше күбрәк ашый икән. Димәк, артык килограммнар җыела. Шулай ук акрынлап тәм тою сәләте дә кимергә мөмкин, диләр.
Ә этикет буенча?
Кунакка баргач, я ресторан-кафеда булганда, ашаганда смартфон карау, я телефоннан сөйләшү генә түгел, ә аны өстәлгә кую да этикетны бозу булып санала. Бу башкаларга карата хөрмәтсезлек, тәрбиясезлек билгесе, диләр этикет белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев