Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәләлеләр үзләренең сәгать ничәдә йокларга ятулары турында сорауга җавап бирделәр

Укучыларыбыз арасында сәгать ничәдә йокларга ятасыз, дигән сораштыру үткәрдек.

ВК да үткәргән сораштыруда 57 кеше катнашты. Шуларның 21 е сәгать 22.00 дә йокларга ята.

Тагын 15 кеше сәгать 11 дә йокларга ята. 7 шәр кеше әвен базарына сәгать 21.00 дә һәм 00.00 дә китә. 5 кеше төн уртасы узгач кына йоклый. Ә менә 20.00 тирәсе һәм 20.00 җиткәнче үк йокларга ятучылар саны бертигез — берешәр. Бәлки, кемнәрнеңдер төнге сменада эшләгәч, йокыга яту сәгатьләре гел башкадыр — әмма андый җавап бирүчеләр булмады.

Ә галимнәр ничә сәгать йокларга, ничәдә ятарга кушалар? Уртача алганда, сәламәтлекне саклау һәм яхшы халәтне тәэмин итү өчен мөһим 7-9 сәгать йоклау җитәрлек дип санала.

Йокларга 22:00-23:00 дән дә соң ятарга киңәш ителми. Төнге 12 гә хәтле йокының бер сәгате икегә тигез, дигән фикер дә бар. Әмма регулярлыкны саклау да мөһим: һәр көнне бер үк вакытта йокларга яту һәм уяну, хәтта ял көннәрендә дә.

Ә менә кылтаеп «теге дөньяда йокларбыз әле», диючеләр үзләренең никадәр хаклы икәннәрен үзләре дә аңлап бетермиләр. Йокыны туйдырмау баш миенә дә, йөрәккә дә, кан тамырларына да зыянлы һәм гомер озынлыгын киметүгә сәләтле. Шуңа вакытында тынычлап йокларга кирәк.

Хөрмәтле укучылар, сезне үзебезнең ВК, ТГ дагы «Мензелинск news — Мензеля онлайн» төркемендәге сораштыруда катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев