Минзәлә театры Оренбургка гастрольләргә җыена
Ноябрь азагында минзәләлеләр Оренбург тамашачысына өч спектакль тәкъдим итәчәк.
Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры Оренбургка гастрольләргә җыена. Бу хакта Оренбург татарларының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.
Гастрольләр 27-28 ноябрь көннәренә билгеләнгән. Тамашачыларга А.Коровин әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Түтиләр" сатирик комедиясе, Х.Җәвит әсәре буенча куелган "Иблис" спектакльләре күрсәтеләчәк. Шулай ук балаларга О.Уайлдның рус телендәге "Мальчик-звезда" спектакле тәкъдим ителәчәк.
Гастрольләр М.Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры бинасында узачак.
- “Иблис” – “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль программасы нигезендә куелган спектакль. Проект “Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча тормышка ашырыла. Кече шәһәрләр исәбенә халкы 300 меңнән кимрәк булган шәһәрләр керә. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры һәм Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән.
- “Иблис”нең авторы – азәрбәйҗан классигы Хөсәен Җәвид. Режиссеры – дөньякүләм танылган режиссер, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Сергей Потапов. Шигъри тел белән язылган пьесаны Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән. Рәссамы – Валерий Яшкулов. Балетмейстеры – Нурбәк Батуллин.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/03/172715/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев