Ноябрь башына Татарстан Республикасында 17,5 меңнән артык мәдәният волонтеры исәпләнә
«Добро.рф» игелекле эшләр платформасы мәгълүматларына караганда, республикада «мәдәният һәм сәнгать» юнәлеше буенча 1 274 оештыручы теркәлгән.
Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Өченче кварталда мәдәният волонтерлары 3,2 меңнән артык изге эш башкардылар, ирекле эшчәнлеккә 2,8 млн волонтер сәгате сарыф иттеләр, шулай ук 435 проектны гамәлгә ашырдылар.
«Добро.Университет» платформасында онлайн-курсларны, вебинарлар һәм квалификация күтәрү программаларын Татарстаннан 8,7 мең волонтер тыңлады.
Ирекле эшчәнлек Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бер юнәлешенә керә.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, мәдәният өлкәсендә волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм итү ведомство өчен актуаль өстенлекләрнең берсе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев