Яңалыклар йомгагы

Шашкада ярышабыз

"Юбилейный" спорт сараенда "Ата-аналар" бүләгенә шашка буенча ярышлар үтте

Анда барлыгы 107 кеше катнашты. Ярышлар 3 төр­кемдә үткәрелде: 2000-2003 елда туган ир бала­лар, 2004 елда туган һәм кечерәк ир балалар, 2000 елда туган һәм кечерәк кызлар арасында. Урыннар түбәндәгечә бирелде: 2000-2003 елда туган ир ба­лалар арасында беренче урынга 1нче мәктәп укучы­сы Никита Кузянин лаек булды, 2004 елда туган һәм кечерәк ир балалар арасында 2нче мәктәп укучысы Владислав Кукаркин беренче урынга чыкты, ә кызлар арасында 3нче мәктәп укучысы Залина Тимерхано­ва җиңде. 8нче санлы балалар бакчасыннан Әмир Габдуллинга һәм 4нче санлы балалар бакчасыннан Азалия Габдрахмановага "Ярышларның иң яшь кат­нашучы" дигән номинациядә истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев