Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

«СМИротворец» та Татарстан журналисты Ләйсән Газизова 1 урын алды

Милләтара татулык турында язучы иң яхшы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова да бар.

«СМИротворец» конкурсы беренче тапкыр 2008 елда оештырылган. Шуннан бирле әлеге бәйге Россия журналистлары арасында елдан-ел популярлаша. Быел конкурска 1450 басма, телевидение һәм радио, интернет массакүләм мәгълүмат чаралары 15 меңнән артык материал җибәргән. 147 авторның эше шорт-листка сайлап алынган, алар арасыннан 35 авторның эше финалга үтте. «СМИротворец-2025» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Поклонная тавындагы Җиңү музеенда узды. Ләйсән Газизова Этник һәм локаль массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Җиңүчеләр милләте» номинациясендә 1 урынны алды. -Әлеге конкурс турында Россия журналистлар берлеге сайтында күреп алдым. «Нация победителей»- «Җиңүчеләр милләте» номинациясенә «Актаныш» сайтында чыккан материалларымны җибәрдем. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган бик күп язмалар эшләдек. Жюри исә минем фронтовик -укытучылар турындагы мәкаләгә игътибар иткән, анда архив материалларына нигезләнеп, Бөек Ватан сугышы ветераннары, фронтовик-укытучылар, якташларыбыз Нәҗми Ханнанов һәм Мәхмүт Исхаков турында язган идем, ди Ләйсән Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев