Спорт аэробикасы югары дәрәҗәдә
Али нә Зиатдинова (1нче урта мәктәп укучысы), Юлия Яковлева, Рәилә Зиннурова (2нче урта мәктәп), Инна Фомина, Айгөл Сәхәбетдинова, Екатерина Федорова (3нче урта мәктәп), Ләйсән Шәрәпова, Гөлназ Әхмәдуллинадан (гимназия) торган кызлар төркеме спорт аэробикасы буенча Татарстан Республикасының ачык чемпионатында чыгыш ясап, 2нче урын алып, Татарстан Республикасының җыелма командасына керделәр, Приволжск Федераль төбәгенең Чебоксар шәһәрендә үткән ярышларда катнаштылар. Бу ярышларда Россиянең 11 төбәгеннән җыелган катнашучылар көч сынаштылар. Спорт аэробикасының Дөнья күләмендә үткәреләчәк чемпионатында Россия данын яклау өчен 300гә якын катнашучы җыелган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев