Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Татарстан «БумБатл» акциясендә актив катнаша

«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясе тиздән көзге сезонны төгәлләячәк. Быел ул ел әйләнәсе барды, ә көзге сезон 1 сентябрьдә башланды һәм 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Катнашучылар һәм гаиләләр арасындагы шәхси ярышларның нәтиҗәләре яз, җәй, көз һәм кыш айларында игълан ителә, ә команда һәм төбәк зачетына нәтиҗәләр 2026 елның мартында ясалачак, дип билгеләп үтә ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан акциядә бик актив катнаша, һәм бүгенгә республика халкы 86,5 тонна макулатура җыеп эшкәртүгә озаткан. ТР рейтингта Башкортстаннан гына калышып, икенче урында тора. Экологик акциядә илнең барлык 89 төбәге катнаша. Барысы 35,5 мең тонна макулатура җыелган.

 

 “БумБатл” балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортлары, көллиятләр, шулай ук компанияләр һәм сәнәгать предприятиеләре арасында макулатура тапшыру буенча ярышлар форматында уза. Акция «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте эгидасы астында уза.

 

Акциядә катнашучылар команда яисә индивидуаль зачетта беренчелек өчен көрәшәләр. Моның өчен алар «БумБатла»кабул итү пунктларында макулатура тапшыралар. Татарстанда макулатура тапшырырга мөмкин булган 200дән артык нокта бар. Алар Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләрендә бар.

 

Моннан тыш, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм студентлар өчен кабул итү пунктлары балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр һәм югары уку йортлары базасында оештырылырга мөмкин.

 

Болардан тыш, экологик ярышларда катнашучылар «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә #бумбатл,  #нацпроектэкоблагополучие, #экосистема хештеглары куелган кәгазьне эшкәртү һәм кабат куллану темасына креатив постлар урнаштыралар.

 

Җиңүчеләр команда, индивидуаль һәм гаилә зачеты буенча дүрт категориядә билгеләнәчәк:

 

1 категория – балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр (техникумнар), югары уку йортлары (команда зачеты);

2 категория – коммерцияле һәм коммерциягә карамаган оешмалар (команда зачеты);

3 категория – барлык теләүче регион халкы (индивидуаль зачет);

4 категория – барлык теләүчеләр (гаилә зачеты).

 

Макулатура җыю өчен яраклы чимал исемлеге һәм акциясенә әзерлек кагыйдәләре белән бумбатл.национальныепроекты.рф сайтында танышырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев