Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Татарстан китапханәчеләрен ясалма фәһемнән файдаланып эшләргә өйрәтәчәкләр

Хезмәткәрләрне укыту 9-16 декабрь көннәрендә узачак.

Татарстанда китапханә белгечләре өчен квалификация күтәрү буенча масштаблы программа гамәлгә ашырылачак, аларны китапханә эшендә ясалма интеллект (яи) кулланырга өйрәтәчәкләр.

Хәзер укулар уздыру өчен оешма сайлау бара. Аукционга гаризалар 2025 елның 19 ноябренә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә RosTenderinfo порталы. Җиңүче ике көнлек «Китапханәдә ясалма интеллект: теориядән практикага» курсын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга тиеш булачак. Бу эш 20 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Әлеге максатларга республика бюджеты 1,2 миллион сум акча бүлеп бирде.

Уку кысаларында китапханәчеләр ясалма фәһем белән эшләүнең заманча коралларын һәм методларын үзләштерергә тиеш булачак, бу китапханә хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттырачак һәм укучылар өчен мөмкинлекләрне киңәйтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев