Алар барысы да терапия ала.
Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Республика СПИД-үзәгенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Айрат Бешимов сөйләде.
Шулай ук быел ВИЧ-инфекцияле аналар 109 тулысынча сәламәт бала тапкан.
«Ничек алар сәламәт балалар таба алдылар? Бу хатын-кызлар йөклелек вакытында терапия кабул иттеләр. Бала тапканнан соң бала вируска каршы препаратлар алган. ВИЧ ана сөте аша йоктырылганга күрә, инфекциялеләр имезмиләр», — дип аңлатты Айрат Бешимов.
Нет комментариев