Татарстанда 17 сыйныф укучыларын ОРВИ авырулары аркасында дистанцион укытуга күчерделәр
Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор башлыгы Марина Патяшина Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, мондый формада укуга җибәрелгән сыйныфларның күбесе Казанда — 11 сыйныф, аннан соң Яр Чаллы шәһәре — ике сыйныф, тагын дүртесе республиканың Алексеевск районында.
Патяшина билгеләп үткәнчә, уку елы башыннан (01.09 дан 01.12 гә кадәр) авыру билгеләре аркасында мәктәпләргә 9 124 укучыны кертмәгәннәр-аларны фильтрда тикшергәннән соң өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев