Татарстанда бензинның барлык маркалары да диярлек арзанайды
АИ-92 маркалы ягулык бәясе бер атна эчендә 71 тиенгә төшкән.
Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда 10 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр бер атна эчендә бензинның күпчелек маркаларына ваклап сату бәяләренең кимүе күзәтелгән, шул ук вакытта дизель ягулыгы бәясе артуын дәвам иткән.
Шулай итеп, АИ 92 маркалы бензинның бәясе 71 тиенгә төште — литры 60,53 сумнан 59,82 сумга кадәр.
АИ 95 бензины да арзанайды: аның бәясе 10 тиенгә кимеде һәм хәзер литры уртача 63,45 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта АИ 98 һәм аннан югарырак маркалы ягулык аз гына кыйммәтләнде — литр өчен 86,34 тән 86,46 сумга кадәр. Дизель ягулыгы уртача 35 тиенгә арткан, һәм аның бәясе литры өчен 70,15 сумга җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев