Татарстанда «Ел инженеры» конкурсына гаризаларны 25 ноябрьгә кадәр кабул итәчәкләр
Быел яңа номинация өстәлде
«Ел инженеры» Республика конкурсына гаризалар кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтылды. Анда студентлар, югары уку йортлары хезмәткәрләре һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре катнаша ала, дип хәбәр иттеләр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында.
Конкурс өч категориядә үткәрелә: «Булачак инженерлар», «Яшьлек, уңыш, перспектива» һәм «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык». 12 номинация бар, быел «Робототехника, ясалма интеллект» дигән яңа номинация өстәлде.
Конкурсның максаты-инженер һөнәренең абруен күтәрү, катнашучыларның югары һөнәри осталыгын күрсәтү, иң яхшы тәҗрибәләрнең җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын һәм таралуын тәэмин итү.
Гаризалар 25 ноябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында яисә кәгазьдә басылган рәвештә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлеге аша кабул ителә. Тулырак мәгълүмат Министрлык сайтында бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев