Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Татарстанда Гонконг гриппының 149 очрагы теркәлгән

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның сезонлы күтәрелеше дәвам итә.

Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, 8 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр аралыкта авыруның 19 184 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч алдагы атна дәрәҗәсеннән югарырак, әмма эпидемия бусагасы чикләрендә кала.

Соңгы атнада авыру структурасында грипп өлеше 74% тәшкил итте. Лаборатор рәвештә 1 090 очрак расланган, шуларның 149ы — A(H3N2) штаммы китереп чыгарган Гонконг гриппы. COVID-19 авыруы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,7 тапкырга кимрәк.

Уку елы башыннан иртәнге «фильтрлар» барышында югары температуралы һәм ОРВИ билгеләре булган 10 561 укучыны дәресләргә кертмәгәннәр. 35 мәктәпнең 92 сыйныфында уку процессы өлешчә туктатылган, ике мәгариф оешмасы тулысынча ябылган.

Чыганак: «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев